Иң яхшыларга бүләкләр тапшырылды

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Аерым казанышлары һәм һөнәри эшчәнлегендә югары нәтиҗәләргә ирешүе өчен Ютазы район Советының мактау грамотасы һәм «Ютазы муниципаль районына 30 ел» медале белән Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Азнакай районара тикшерү бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе юстиция капитаны Рөстәм Мөдәрис улы Яруллин бүләкләнде;

 

Аерым казанышлары һәм районның социаль-икътисадый үсешенә керткән шәхси өлеше өчен «Ютазы муниципаль районына 30 ел " медале белән бүләкләнделәр:

- Гәрәев Илдар Мәхмүт улы - «Энергострой» ҖЧҖ директоры киңәшчесе;

- Зарипов Альберт Илһам улы - «Кәрәкәшле»ҖЧҖ директоры;

- Идрисов Ленар Илдус улы - «Транспорт»ҖЧҖ гамәлгә куючысы;

- Нәбиуллин Рәшит Мәзхәт улы - «Электросоединитель» АҖ генераль директоры;

- Нәбиуллин Фәнис Мәгъсүм улы - «Нәбиуллин» КФХ башлыгы;

- Солтанов Радик Нургали улы - «УПНМ» ҖЧҖ директоры;

- Хисмәтуллин Рамил Винер улы - «Электросоединитель»АҖ генераль директорының икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары.

 

https://vk.com/urussu_official

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International