«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 7 декабрьгә Татарстан Республикасында куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.
Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәлнең 2021 елның 7 декабренә фаразы:
Аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка таба күчә, секундына 5-10 м, көндез урыны белән көчәйгәндә, 12 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы -9..-14 градус, аязган вакытта -16..-21˚. Көндез максималь һава температурасы -7..-12˚. Юлларда бозлавык.