Иртәгәдән башлап эш бирүчеләр Татарстан Республикасында прививканың икенче дозасын ясатмаганнарны эшкә кертмәскә тиеш

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Әлеге документны гамәлгә ашыру буенча контроль 11 ноябрьдә башланды.

 

Республикада 11 октябрьдә Covid-19га каршы мәҗбүри вакцинация керттеләр. ТР Баш санитария табибы күрсәтмәсе нигезендә, иртәгәдән башлап яңа коронавирус инфекциясенә каршы икенче доза вакцина ясатмаган кешеләрне эштән читләштерергә тиешләр. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, әлеге документны гамәлгә ашыру буенча контроль 11 ноябрьдә башланды, чөнки 9 числога кадәр халык беренче прививканы гына булса да ясатырга тиеш иде.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International