Яңа эш атнасы Ютазы муниципаль районы башлыгы алып барган оператив киңәшмәдән башланды

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Киңәшмә эшендә муниципалитет башлыгы урынбасары, район бүлекләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре һәм башлыклары, авыл җирлекләре администрацияләре башлыклары һәм чакырылганнар катнашты.

 

Вакцинация процессын тормышка ашыру һәм муниципалитеттагы санитар-эпидемиологик хәл турында Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова мәгълүмат җиткерде. Светлана Закир кызы сүзләренә караганда, районда короновирус инфекциясе буенча хәл тотрыклы. Кызыл зона тәүлек буе эшли, йогышлы авырулар бүлегендә 39 кеше стационар дәвалануда. Авыруларны дәвалау өчен медикаментлар бар, прививка ясау кампаниясе бара, вакцинаның барлык төрләре бар. Бүгенге көндә 19 бала «пневмония» диагнозы белән ҮРХнең балалар бүлегенә хастаханәгә салынган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә, авыручы балаларда яңа коронавирус йогышлы авыруы шиге ачыкланганда, алар дәваланырга Лениногорскка җибәрелергә тиеш. Андый балалар бар, бүгенге көндә өчесе Лениногорскида «коронавирус» диагнозы белән дәвалана.

Район буенча узган атнадагы оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге начальнигы Евгений Клещевников сөйләде. Бу чорда барлыгы 44 гариза кергән, 19 административ беркетмә төзелгән, 1 кеше үтерү белән янау очрагы, 3 мошенниклык, 2 урлау (металлолом), 2 юл-транспорт һәлакәте һәм 1 суррогат хәмер алу факты теркәлгән.

720 данә янгын сигнализациясе датчиклары кайтарылуы турында "42 ПСЧ" начальнигы Фәнил Солтанов мәгълүмат бирде. Яңа елга кадәр барлык сигнализаторларны да урнаштырырга кирәк булачак, диде ул. Әбсәләм авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Кубашева 2021 елның 11 аенда башкарылган эшләр һәм 2022 елга планнар турында чыгыш ясады.

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов мәгълүмат бирде.

Шулай ук җирлек башлыкларына Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек һәм аны үткәрү, Ютазы районында Яңа ел бәйрәменә багышланган чаралар планы турында мәгълүмат җиткерелде.

Киңәшмә барышында шулай ук район тормышына кагылышлы башка мәсьәләләр дә каралды.

Киңәшмәгә йомгак ясап, район башлыгы Аяз Шәфигуллин фикер алышына торган мәсьәләләр буенча йөкләмәләр бирде һәм катнашучыларны уртак, нәтиҗәле эшләргә, куелган бурычларны хәл иткәндә үзара хезмәттәшлеккә чакырды һәм барысына да яхшы атна теләде.

Чираттагы оператив киңәшмә 13 декабрьдә узачак.

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International