6 декабрьдән РФ почта бүлекчәләрендә 2022 елның беренче яртыеллыгына ташламалы язылу декадасы старт ала. «Татмедиа» газета һәм журналларына язылу декадасы чорында 13% ка кадәр ташлама белән язылырга мөмкин. Газета-журналларга язылу почта бүлекчәләрендә дә рәсмиләштерелә. Шулай ук өйдән чыкмыйча tatmedia.ru/podpiska сайтында онлайн-язылудан да файдаланырга мөмкин, танылган маркетплейсларда да язылырга була. Алар популяр “Сөембикә”, “Идел”, “Сәхнә” журналлары һәм башкалар. Шулай ук район вакытлы басмасына язылырга мөмкин. Махсус бәядән «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын», «Көмеш кыңгырау» татар балалар басмаларына язылырга була.
Ташламалар 2021 елның 16 декабренә кадәр гамәлдә.