Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 5 декабрьдә республикада түбәндәге төрләргә ау сезоны тәмамлана:
- мылтык яны этләреннән башка аулана торган суда йөзүче, сазлык-болын, дала һәм кыр киек кошларына;
- мылтык яны этләре ярдәмендә аулана торган суда йөзүче һәм сазлык-болын киек кошларына.
Исегезгә төшерәбез, Ау кагыйдәләре белән тәңгәл рәвештә, каурыйлы кошлар төрләренә түбәндәгеләр керә:
Сазлык-болын кошлары: урман үрдәге, чуллыклар, гаршнеп, корыхтан, тәкәрлек, тулес, хрустан, улитлар, кроншнеплар, мородунка, камнешарка, тартар;
суда йөзүче киекләр: казлар, үрдәкләр, кашкалаклар;
дала һәм кыр киекләре: бүдәнә, күгәрченнәр, урман күгәрченнәре һәм соры көртлек;
урман киек кошлары: тәләттәвеч, суер, боҗыр һәм урман тавыгы.
Аучылык байлыкларын аулау турында белешмәләр рөхсәт алу урыны буенча, ау сезоны тәмамланганнан соң 20 көн эчендә тапшырылырга тиеш.
Табылган аучылык ресурслары турында мәгълүматларны вакытында тапшырмау гражданинны 1 елга теләсә кайсы төр аучылык байлыкларын аулауга рөхсәт алу хокукыннан мәхрүм итә.
Моннан тыш, Административ хокук бозулар кодексы белән, ауланган ресурслар турында мәгълүматларны вакытында тапшырмаган өчен җаваплылык каралган.