Урыссу поселогында гражданнар җыеннары башланды

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Район җитәкчелеге һәм халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү хезмәтләре белән очрашулар барышында Урыссу поселогында яшәүчеләр үзләренең актуаль сорауларын күтәрделәр. Бу - йортларның фасадларын җылыту, бозлавык сәбәпле тротуарларга ком сибү, күмәк гаражларның берсе янында чаганнарны кисү, чөнки алар кайбер затлар кулыннан яндырылу куркынычы тудыра, гаражларны законлаштыру мәсьәләсе һәм башкалар.

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Оксана Власова тулы җаваплар бирделәр.

Гомумән алганда, халык җәйге чорда төзекләндерү буенча башкарылган эшләрнең масштабларын югары бәяләде һәм рәхмәт белдерде. Әлеге проектлар төрле программаларны тормышка ашыру барышында гамәлгә ашырылды. Шул исәптән үзара салым программасы буенча да. Оксана Власова әлеге программа буенча яңа, 2022 елда башкарылачак бурычларны хәбәр итте. Район башлыгы киләсе елда үзара салым мәсьәләсендә республика берникадәр төзәтмәләр кертте, дип ассызыклады. Әйтик, авыл җирлекләрендә һәр сумга республика элеккечә үк 4 сум бирә, ә менә шәһәр җирлегенә кергән Урыссу бистәсенә халык өстәмә рәвештә өч сум алачак. Әмма бу да район үзәгенең алга таба үсешен күрергә теләүчеләр өчен яхшы мотивация.

Халык җыеннарында катнашучылар шунда ук җыела торган үзара салым суммасы өчен тавыш бирә алдылар. Ул һәр балигъ булган граждан өчен 400 сум тәшкил итәчәк. Искәрмә булып инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары, армиядә хезмәт итүче затлар, ЧАЭС авариясе ликвидаторлары, 80 яшьтән өлкәнрәк яшьтәгеләр тора.

Халык җыеннары Урыссу урамы, 17, 26,34, Яшьләр тыкрыгы, 4, Славян тыкрыгы, 4 адреслары буенча урнашкан балалар мәйданчыгында узды.

Халык җыеннары дәвам итә.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International