Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУдән килде:
2021 елның 8 декабренә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 8 декабрендә төнлә һәм көндез көтелә:
- кар, юеш кар, бозлы яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, төнлә һәм иртән ТР көнбатышында - көчле;
бозлавык;
- көчәйгәндә секундына 17 метрга кадәр җиткән көчле җил;
- күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк начараю белән кыска вакытлы буран;
- юлларда кар көртләре, кар боткасы, көчле бозлавык.