7 декабрьдә Казан Кремлендә коррупциягә каршы тематикага республика иҗади конкурсында катнашкан укучыларны бүләкләү тантанасы булды. Балалар министрлыклар, ведомстволар һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләреннән истәлекле бүләкләр алдылар, шулай ук коррупция чагылышларына каршы көрәш буенча үзләренең иҗади эшләрен күрсәттеләр.
Республикада коррупциягә каршы көрәш дәвам итә, пандемиягә карамастан, елдан-ел көчәя бара, дип билгеләп үтте чараны оештыручылар. Быел коррупциягә каршы конкурста бөтен республикадан 77 бала җиңүче булды. Алар арасында Әбсәләм мәктәбе укучысы Низаметдинова Карина да бар.
Котлыйбыз!!!