Болын урамын яктырту мәсьәләсенә бу урамда яшәүчеләр район җитәкчелегенең, бүлекләр һәм хезмәтләрнең Урыссу бистәсендә яшәүчеләр белән очрашулары барышында игътибар итте.
Район башлыгы Аяз Шәфигуллин, мәсьәләне игътибарга алып, аның хәл ителәчәген билгеләп үтте. Ишегалдында яктыртылыш буенча мәсьәләне хәл итү ТМШ белән башкарылырга тиешлеге ассызыкланды.
Киләсе очрашу Чкалов паркында узды. Декабристлар урамы буенча юлны ремонтлау, Декабристлар урамыннан Урыссу урамына кадәрге юлны норматив хәлгә китерү, трансформатор будкасы, шулай ук җәмәгать гаражлары янында янында “эләктереп булмый торган” урыссулылар тарафыннан санкцияләнмәгән чүплек барлыкка китерелүе – болар Куйбышев, Тукай, Декабристлар, Киров, Гладилов һәм Урыссу урамының шәхси секторында яшәүчеләренең төп сораулары иде.
- Декабристлар урамы буенча юл чокырларын ямау 2022 елгы программаларның берсенә кертеләчәк, - дип билгеләп үтте район башлыгы. – Рөхсәт ителмәгән чүплекләргә килгәндә, атнага ике тапкыр чүп түгү машинасы йөри, һәм закон бозучыларны фотога төшереп булса, андыйлар административ җәзага тартылачак. Гараж янындагы чүп-чарга карата да шул ук хәл. Фотосурәтләрне район башкарма комитетына җибәрегез. Ул гаражларның хуҗалары бар, аларны административ комиссия утырышына чакыртып, штраф түләтәчәкбез. Башка юл юк.