Район башлыгы Аяз Шәфигуллин җитәкчелегендә узган чираттагы җыеннарда Урыссу бистәсе халкы хезмәтләр һәм бүлекләр вәкилләре алдында үз сорауларын күтәрде.
Фасадларны җылыту зарурлыгына килгәндә, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Оксана Власова әлеге мәсьәләне торак милекчеләре ширкәте рәисләре белән хәл итү мөһимлеген тагын бер кат искәртте. Идарә итү барышында алар теге яки бу сәбәпләр аркасында беренче чиратта торган йортлар исемлегенә кертелергә тиешле йортларны беркетеп теркиләр. Әлеге документ нигезендә район башкарма комитетында йортлар капиталь ремонт программасына кертелә. Тагын бер момент. Капремонт программасы өч еллык бурычтан тора.
Шул ук вакытта, район җитәкчелеге карары буенча, кичектереп булмый торган бурычлар була. Әйтик, Жуков урамындагы 45-нче номерлы күп фатирлы йорт әнә шундыйлар исәбендә.
- 2022 елда без бу йортта фундаментны ныгытырга ниятлибез, - дип билгеләп үтте район башлыгы йортта яшәүчеләрнең соравына. - Бер ел дәвамында фундамент “утырырга” тиеш. Киләсе ел планнарында - фасадны җылыту.
- Комсомол урамы буенча юлны ремонтларга кирәк.
- Чокырларны “ямау” киләсе ел планына кертелде.
- Жуков урамында өстәмә рәвештә “яткан полицейский” урнаштырып булмыймы - җилдерергә яратучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозалар?
- ЮХИДИ линиясе буенча ясалма тигезсезлекләр арасындагы ераклык нормативлары бар, - дип билгеләп үтте район башлыгы. - Кайвакыт безне, киресенчә, «бозылган» юл аркасында тәнкыйтьлиләр.
Халык җыеннары дәвам итә.