Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе оештырган "түгәрәк өстәл" утырышында катнашты

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

3 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышлап ришвәтчелеккә каршы чаралар үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, шул исәптән Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Ютазы районнарында урнашкан белгечләрне дә кертеп, Zoom режимында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе оештырган түгәрәк өстәлдә катнашты.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең башка хезмәткәрләре, коррупциягә каршы нәтиҗәле көрәшнең әһәмиятен аңлап, дәүләт хакимияте органнары һәм аларның вазыйфаи затлары коррупциячел факторларны һәм ришвәтчелек сәбәпләрен бетерү буенча чаралар күрмәгән өчен җаваплылыкны тәэмин итеп, коррупциягә каршы эшчәнлектә булышырга һәм актив катнашырга бурычлы.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә ришвәтчелеккә каршы чараларны гамәлгә ашыру «2015-2024 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы, Россия Федерациясе Президентының 2021 елның 16 августындагы 478 номерлы Указы белән расланган 2015-2024 елларга  коррупциягә каршы сәясәтнең Илкүләм планы, шулай ук хокукый, оештыру, мәгълүмати һәм башка чаралар комплексын эшләүне һәм тормышка ашыруны күздә тоткан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан коррупциягә каршы тору максатларында билгеләнгән бурычларны үтәүгә юнәлдерелгән  2015-2024 елларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең ришвәтчелеккә каршы расланган программасы нигезендә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International