9 декабрьдә Россия Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Үзәк китапханә һәм Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Пушкин картасы» проекты кысаларында, Яшьләр арасында мәдәни чараларны популярлаштыруга юнәлдерелгән «Сугыш юллары аша узыйк» дигән хәрби-патриотик квест үткәрделәр. Уенда 2 команда катнашты. Балалар чара темасы буенча үз командаларына исем уйлап таптылар. Команда капитаннары уен башында маршрут кәгазьләре алдылар. Маршрут кәгазьләре ярдәмендә квест-уенның кайда башланачагын билгеләделәр. Уенда катнашучылар 3 станцияне - "Генерал булырга хыялланмаган солдат – солдат түгел!» , "Шифровальная”, «Привалада» станцияләрен уздылар. Уен ярдәмендә балалар бүгенге буын өчен - бу тарих, әмма якын һәм дулкынландыргыч булуын белделәр. Балалар Ватан тарихының героик сәхифәләре онытылмасын өчен күп нәрсә эшли ала. Без истә тоту өчен белергә тиеш!
Аннары балаларга «Буду помнить» дигән нәфис фильм күрсәтелде.