Хөрмәтле Ютазы районы халкы!

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген бөтен ил Ватан геройлары көнен билгеләп үтә. Бу истәлекле дата — исемнәре мәңгегә кыюлык һәм батырлык елъязмасына язылган, тыныч тормышта каһарманлык кылган кешеләргә тирән хөрмәт күрсәтү билгесе.

Аерым рәхмәт сүзләрен Бөек Ватан сугышының авыр елларын кичергән буынга җиткерәсем килә. Сезнең батырлык мәңгегә безнең өчен чын ватанпәрвәрлек һәм үз җирегезгә мәхәббәт үрнәге булып калачак.

Ватан каһарманнары көнендә без хәзерге вакытта, үз-үзләрен кызганмыйча, хезмәт бурычларын үтәүчеләрне дә хөрмәтлибез.

Сезнең ярдәм белән без киләчәккә ышаныч белән карый, үз илебез һәм аның тарихы белән горурлана алабыз. Ватаныбызның барлык каһарманнарына илебезгә фидакарь хезмәт итүләре, гражданлык бурычына тугрылыклары өчен чын күңелдән баш иябез һәм ихлас рәхмәт белдерәбез!

Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм!

Сәламәтлек, уңышлар һәм илебез иминлеге өчен казанышлар телим.​ Тынычлык, бәхет һәм иртәгәсе көнгә ышаныч юлдаш булсын!

 

Ютазы муниципаль районы башлыгы

А. А. Шәфигуллин

 

https://vk.com/id567084875

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International