2021 елның 20 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Янгынга каршы махсус режим чорында 1-3 класс куркынычлыктагы пиротехник эшләнмәләрне (бенгаль утларыннан, хлопушкалардан тыш) түбәндәге чикләрдә урнашкан территорияләрдә куллануны тыю билгеләргә:

сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексы (шул исәптән линияле) чикләреннән 500 м ераклыкта ,

торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күп була торган объектлар, автомобиль юллары, шәхси йортлар чикләреннән 30 метр ераклыкта ;

Күпфатирлы торак йортлардан 30 метр ераклыкта.

Барлык куелган таләпләрне үтәү сорала.

 

https://vk.com/urussu_official

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International