Ташкичү авылында гомер итүче Миңсылу Бәдретдин кызы Гарифуллина Урыссу үзәк район хастаханәсенең иң өлкән яшьтәге хезмәт ветераннарының берсе. Аңа бүген 95 яшь.
Миңсылу әби утыз алты ел сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куя. Шуның 24 елын ул көн саен, ике чакрым араны җәяүләп узып, Кече Урыссу авылы медпунктында, унике ел Ташкичү авылы медпунктында эшли. “Мин 1991 елда шәфкать туташы булып эшли башлаганда да әле Миңсылу апабыз санитарка булып эшли иде”, - дип искә ала Ташкичү фельдшер-акушерлык пункты мөдире Наиля Абдуллина.
Миңсылу Бәдретдин кызы, өлкән яшьтә булуына карамастан, аяк акыл белән яши, гәҗит-журналлар укый, дөнья күргән яңа законнар белән кызыксынып тора. Ике ай элек күзенә операция ясатып кайткан хезмәт ветераны узган тормыш юлларын да яхшы хәтерли, чөнки аны язмыш аз сынамый – сугыш елларында урман кисә, Горький өлкәсендә торф чыгара, Фин һәм Бөек Ватан сугышларында бертуган абыйларын югалта, аңа әнисе белән апасын да бик яшьли җирләргә туры килә...
Йөзенче яше белән бара торган Миңсылу Бәдретдин кызы бүген үзе тәрбияләп үстергән балалары тәрбиясендә генә яшәми. Ул авыл халкының да даими кадер-хөрмәтен тоеп, бәхетле гомер кичерә.
.jpg)