«Ютазы таңы» район газетасына язылырга өлгерегез

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Район басмасына язылмаган кешеләргә ашыгырга кирәк.

6 декабрьдән 16 декабрьгә кадәр вакытлы матбугатка язылу декадасы бара. Нәкъ менә шул чорда «Ютазы таңы» газетасына язылу бәясе арзанрак булачак. Моннан тыш, декабрь аенда әбунә рәсмиләштерүчеләр арасында бүләкләр уйнатылачак. Нәрсәләр уйнатылуын соңрак белерсез. Бүләк бик кирәкле әйбер булачак, дип вәгъдә итәбез.

Почта элемтәсе бүлегендә ярты елга район гәҗитенә язылу бәясе - 650 сум 16 тиен. Ә сез редакциянең үзендә язылсагыз һәм газетаны үзегез өчен уңайлы вакытта ала торган булсагыз, 450 сумга төшәчәк.

Исегезгә төшерәбез, район гәҗитен «Успех», «Юлдаш» кибетләрендә һәм редакциянең үзендә сатып алырга да була.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International