Хезмәт базарында дискриминациягә юл куймау турында
Хезмәт базарында дискриминациягә юл куймау максатларында 02.07.2013 ел, № 162-ФЗ Федераль закон белән ирекле эш урыннары яки вакантлы вазыйфалар турында мәгълүматны үз эченә алган буш эш урыннары яки вакантлы вазыйфалар, эшкә урнашуга дәгъва итүчеләрнең җенесе, расасы, тәне төсе, милләте, теле, чыгышы, мөлкәте, гаиләсе, социаль һәм вазыйфаи хәле, яше, яшәү урыны, дингә мөнәсәбәте, инанулары, җәмәгать берләшмәләренә яки нинди дә булса социаль төркемнәргә каравы яки карамавы, шулай ук хезмәткәрләрнең эш сыйфатларына бәйле булмаган башка шартларга бәйле рәвештә турыдан-туры яки ишарәләп өстенлеләрен ассызыклап шарт кую, әгәр мондый чикләүләрне яисә өстенлекләрне билгеләү хокукы яисә бурычы федераль законнарда каралган булмаса, тыела.
Буш эш урыннары яки вакантлы вазыйфалар турында дискриминация характерындагы чикләүләрне үз эченә алган мәгълүмат таратучы затлар административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән административ җаваплылыкка тартыла.