Кунакта Әлмәттән килгән бертөркем укучылар булды

2013 елның 31 мае, җомга
Бүген безнең районда кунакта Әлмәттән килгән бертөркем укучылар  булды. Алар Ютазы районы белэн таныштылар, районнын истэлекле урыннарында булдылар. 
             Әлеге  чара район башлыгы Рөстәм Нуриев инициативасы белән, үзебезнең районны Татарстанның  башка районнарына да таныту, истәлекле урыннарын курсәтү, ике район арасындагы дуслыкны ныгыту максатыннан оештырылды.  Кунакларны үзебезнең районның балалар думасы әгъзалары озата йөрде.  Иң беренче укучылар Уруссу ГРЭСында булдылар. Станциянен башкарма директоры Владимир Петров кунакларга ГРЭС тарихын сөйлэде,   куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп, тиешле дәфтәргэ кул куйганнан соң, территория  буенча экскурсия оештырылды, алдагы планнар, оешмага кертеләсе үзгәрешләр турында сөйләде.
Укучыларны кызыксындырган барлык сорауларга да жавап бирде.  Укучылар да кызыксынып  турбиналарны кузәттеләр.  Территорияне әйлэнеп чыкканнан соң, ГРЭСлылар кунакларны тәмле чәй һәм телеңне йотарлык пирожкилар белән сыйладылар. 
Аннары кунакларны Б
әйрәкә авылына алып бардылар. Агро-Мир җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең сыерлар фермасында булып, сөт саву җайланмаларын карадылар.  Гобәйдуллиннар нәселе күмелгән каберлекләрдә, Бәйрәкә мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Кайберәүләр туку станогында ковер сугып та карады.  Музейдагы экспонатлар укучыларнын игътибарын җәлеп итми калмады.  Екатериновка күперен карап, Тургай чишмәсеннән су эчкәч балаларның көне буе йөреп арыганлыклары юкка чыкты. Алга таба Әлмәтлеләрне Кымыз тавына алып менделәр. Анда Салават Сәүбанов укучыларны атлар белән таныштырып, кымызны ничек ясауларын сөйләгәннән соң  төшке аш белән сыйландылар. 
Яшьл
әр эшләре, спорт һәм туризм булеге начальнигы Гөлназ Зиһаншина балаларны сәламләп, районны караганнан соң туган тәэсиратлары белән уртаклашты. 
Дуслык символы итеп безне
ң районның  балалар думасы әгъзалары әлмәтлеләргә районыбыз символы төшкән футболкалар һәм бейзболкалар буләк иттеләр.Без дә районны караганнар соң туган тәэсирлары белән уртаклашуларын үтендек. Әлмәт укучыларының класс җитәкчесе Клара Тльинична:
-Районыгыз бик тә ошады, бигрәк тә табигате матур. Кунакчыллыгыгыз өчен рәхмәт, - диде.
Игорь Ашуров:
– Миңа бигрәк тә ГРЭСта йөрү ошады, анда без тагын да күбрәк мәгълүмат алдык, белемнәребезне ныгыттык. Екатерина аягы баскан урыннарны күрдек.
Рәхиҗанова Алия:
-        Без Әлмәт шәһәреннән килдек. Экскурсия бик тә ошады: мавыктыргыч һәм кызык булды. Безгә бистәдә дә ничек яшәһләрен күрсәттеләр. Урамнарның чисталыгы, пөхтәлеге күзгә ташлана. Бик зур рәхмәт сезгә, -дип дускынлануын яшермәде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International