Игътибар итегез, ПСН буенча салым суммасын түләүнең соңгы вакыты җитә

2021 елның 10 декабре, җомга

Патентны түләү вакыты патентның гамәлдә булу срогына бәйле.

6 айга кадәр булган патентка аның гамәлдә булу срогы дәвамында түләргә мөмкин.

Патент 6-12 айга кадәр булганда, ике тапкыр түләргә була – 1/3 өлешен - патент гамәлдә була башлаганнан соң 90 календарь көн эчендә һәм 2/3 өлешен - патент гамәлдә булу срогыннан соң түгел.

Бер үк вакытта шуны да хәбәр итәбез: салым чорында ПСН куллануга бәйле рәвештә түләнә торган салым суммасы вакытлыча эшкә яраксызлык очрагына һәм ана булу сәбәпле, мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә, производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә (исәпләнгән суммалар чикләрендә) иминият кертемнәре суммасына кими.

 

https://vk.com/urussu_official

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International