Декабрь башы, гадәттәгечә, инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән 1993 елдан башлап 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненнән башланып китә. Бу датаны бәйрәм дип атавы авыр, чөнки инвалидлык халәте шатлык өчен сәбәп түгел.
Бу көн безнең җәмгыятькә бик кирәк, чөнки язмыш ихтыяры белән тормышның күрү, ишетү, ирекле хәрәкәт итү, сөйләшү кебек гадәти мөмкинлекләреннән мәхрүм ителгән кешеләр бар. Бу шатлыклардан мәхрүм булып туган кешеләр дә бар. Ә бу мөмкинлекләрне яшәүләре дәвамында югалтучылар да бар.
Бүген Акбаш авыл җирлеге территориясендә 22 инвалид яши. Ел саен без физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итәргә тырышабыз. Быел «Сәхәүетдин» мәчете иганәчелек ярдәме күрсәткән. Имам-хатыйб Вәлиәхмәтов Җәүдәт Фәтхулла улы һәм Акбаш авыл җирлеге башлыгы Синәгатуллина Ләйсән Рим кызы физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә бүләкләр өләшкәннәр.