Халык белән чираттагы очрашулар Тукай, 23б, Урыссу, 15 һәм 22 йорт ишегалларында, Урыссудагы 3 санлы мәктәп янында, Чкалов паркында узды. Төп мәсьәләләр – эчәргә яраклы суның сыйфаты, фасадларны җылыту, балконнарны пыялалау…
Тиешле хезмәтләр җитәкчеләре яңгыраган сорауларга җаваплар бирделәр (сайтта видео карагыз yutazy.ru). Район башлыгы билгеләп үткәнчә, 2022 елда Урыссу бистәсен төзекләндерү планында район җитәкчелеге, поселок читенә игътибар юнәлтеп, үзәктән бераз читкә китәргә планлаштыра.
Балконнарны пыялалау мәсьәләсе. Җыенда әйтелгәнчә, балконны пыялалау турында карар кабул иткәндә, фатир хуҗасы проектны район башкарма комитетының архитектура бүлеге белән килештерергә тиеш.
Җыенда катнашучылар үзара салым программасы буенча башкарылган эшләр һәм киләсе елга планлаштырылган бурычлар белән танышкач, үзара салым суммасы өчен тавыш бирделәр.