Фәнис Кәримов урамындагы бу көннәрдә район башлыгы Аяз Шәфигуллин җитәкчелегендәге чираттагы җыенда яшәүчеләр балалар бакчасы янындагы юлны киңәйтү зарурлыгына игътибар иттеләр (ихата куелганнан соң, машиналарга кысынкы).
- Җәйге челләдә су йортларның өске катларына күтәрелми, кышын электрны өзәләр, еш кына кисәтүсез дә, йортларны җылыту ике контурлы казаннар белән гамәлгә ашырыла, бу начар нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Тагын әле, электр юк икән – җылылык та юк, - дип билгеләп үтте кәримовлылар.
Район башлыгы сорауларны контрольгә алды, аларны беркетмә итеп яздылар, ә тиешле хезмәтләрнең игътибары йортларда яшәүчеләр белән тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итү кирәклегенә юнәлтелде. Фәнис Кәримов урамындагы , 1, 2, 3, 10, 12 йортлар буенча урнашкан ишегалларын төзекләндерү һәм ремонтлауга килгәндә, җыенда әйтелгәнчә, бу район – яңа. Ә «Безнең ишегалды» программасына «элекке» ишегаллары керә. Эскәмияләр яки балалар таганнары урнаштыру, кер бауларын сузу кебек гади проблемаларны идарәче оешмалар белән тыгыз һәм уртак хезмәттәшлек белән хәл итәргә өйрәнергә кирәк.
Киләсе җыен барышында да охшаш сорау яңгырады, инде икенче ишегалдында – Пушкин урамындагы ике биш катлы йорт арасында парковка урыннары җитмәү мәсьәләсе күтәрелде.
- Кичләрен бөтен ишегалды машиналар тукталышына әверелә, бу башка транспорт хәрәкәтенә киртә булып тора, - дип билгеләп үтте яшәүчеләр. - Юлны киңәйтергә ярамыймы?
Җавап яңгырап өлгермәде, икенче кешеләр юлны нигә балалар мәйданчыгы хисабына киңәйтергә кирәк, дигән аптыраш белдерде. Аннары, бу территориядә юылган керләр дә киптерелә, һәм бу - ял итү зонасы да. Мондый төрдәге сораулар, әлбәттә, ике як ризалыгы һәм яшәүчеләрнең уртак карарга килүе белән хәл ителә, һәм шулай ук - идарәче оешма аша. Кирәк булганда, муниципалитет ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте район башлыгы.
Җыеннар дәвам итә.