Техснаб округы депутаты белән парламент дәресе

2021 елның 10 декабре, җомга

Югары нотада һәм бер сулышта 10 нчы санлы Техснаб округы депутаты , элек Урыссудагы 3 нче санлы урта мәктәпне тәмамлаган Хисмәтуллин Рамил Винер улы белән парламент дәресе узды. "Электросоединитель" ААҖ директорының икътисад буенча урынбасары, депутат һәм Башкарма комитет эшчәнлеге турында бик ачык һәм аңлаешлы итеп сөйләде, гражданнар мөрәҗәгате, үзара салым темасына кагылып үтте. Алга таба "дөрес" белем алуга нәсыйхәт бирде.

Шулай ук депутатка мәктәп буенча экскурсия үткәрелде. Укучы әтисе  буларак, ул мәктәптә туклануны оештыруны югары бәяләде.

 

ttps://vk.com/public133612977

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International