Ул Шамкин урамындагы 43, 46, 48, 49, 51, 53 йортларны, Урыссу урамындагы 52, 54, 55, 56, 58, 62, 65, 66, 70, 72 йортларны, Пионер урамын (ш/с), Ленин урамын (2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9, 10, 11 йортлар), Козина, Шамкин, шагыйрь Сирин урамнары буенча йортларда яшәүчеләрне колачлады.
Бу урамнарда яшәүчеләрнең барлык сораулары контрольгә алынды яки район башлыгы аларга очрашу барышында җавап бирде. Җыенда катнашучылар үзара салым мәсьәләсенә аңлап карадылар һәм тавыш бирүдә актив катнаштылар. Күпләр Урыссу поселогын төзекләндерү һәм яшелләндерү уңаеннан районның алгарышлы үсешен ассызыклады.