Бүген Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин рәислегендә район Советының чираттагы утырышы узды.
Сессия эшендә район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов, район Советы депутатлары, прокуратура вәкиле, бүлек башлыклары, район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Гадәттә, һәр сессиягә кадәр профильле депутат комиссияләре утырышлары уза. Нәкъ менә аларда башта сессиягә чыгарыла торган мәсьәләләр турында фикер алышалар, депутатлар бу уңайдан карарлар кабул итә. Профильле комиссияләр утырышларында, сессияләрдәге кебек үк, район бүлекләре һәм хезмәтләре җитәкчеләре, бүлек башлыклары докладлар белән чыгыш ясыйлар.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә - " 2012-2014 елларга Ютазы муниципаль районының социаль-икътисади үсеш фаразы турында" ЮМР Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Айгөл Магамедова чыгышы булды.
- Ютазы районы халкының еллык уртача саны 20.12 мең кеше тәшкил итте, - дип билгеләп үтте Айгөл Миңневәлиевна. - Сәнәгать җитештерүе индексы - 104,5% .
"2021 елга һәм 2022, 2023 еллар план чорына ЮМР бюджеты турында" 4.12.2020 ел, №18 чакырылышның III утырышы карарына кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр турында финанс-бюджет палатасы рәисе Руфия Мөхәммәтова чыгыш ясады.
Көн тәртибендәге дүртенче мәсьәлә буенча Контроль-хисап палатасы рәисе Римма Хафизова чыкты, ул кыскача "РФ субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең контроль - хисап органнарын оештыруның һәм аларның эшчәнлегенең гомуми принциплары турында" 30.09.20021 ел, № 255 Федераль законга кертелгән үзгәрешләр белән таныштырды. Төп үзгәрешләр биш төп блокка кагылачак: КХО вәкаләтләре; кадрлар; мәгълүмати тәэмин итү; КХО статусы һәм методологиясе.
Утырыш, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе дәүләт гимннары белән тәмамланды.