Конституцияне, уртак йортыбыз – Россия Федерациясе төзелгән һәм аңа урнашкан ныклы нигез белән чагыштырырга мөмкин.
Конституция гражданлык татулыгы һәм тынычлык гаранты булып тора, төрле сәяси һәм иҗтимагый көчләрне берләштерә, халыкның энергиясен тотрыклы хокукый дәүләт булдыруга юнәлтә. Ул Россиянең күп гасырлар дәвамында тупланган бөтен тәҗрибәсен һәм казанышларын чагылдыра, илнең киләчәк үсеше стратегиясен билгели.
Без барыбыз да Россияне көчле, алга киткән, чәчәк атучы дәүләт итеп күрергә телибез. Бу күркәм максатка ирешү һәрберебезгә, тормыш өчен мөһим законның төп нигезләмәләрен тормышка ашыру өчен үз көчебезне һәм сәләтебезне тулысынча файдаланырга омтылуыбызга бәйле.
Сезгә нык сәламәтлек, иртәгәсе көнгә ышаныч, гаиләләрегезгә иминлек телим!
Ютазы муниципаль районы башлыгы
А. Ә. Шәфигуллин