2021 елның 14 декабренә оператив көндәлек фараз

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ мәгълүматлары буенча, 14 декабрьгә Татарстан Республикасында куркыныч метеорологик күренешләр көтелми.

 

2021 елның 14 декабренә Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча метеорологик хәл фаразлары

 

Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән бераз кар. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы -11.. -14˚. Көндез максималь һава температурасы -3..-7˚. Юлларда бозлавык.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International