Ютазы районына ТР Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров килде

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Таһиров гомер буе милли көрәш белән шөгыльләнгән һәм спортның бу төре белән бик яхшы таныш.

 

Исегезгә төшерәбез, ул күп тапкырлар Сабан туе батыры, төрле дәрәҗәдәге көрәш буенча ярышларда җиңүче, Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры.

"Олимп" спорт комплексында район башлыгы Аяз Шәфигуллин, "Олимп" спорт комплексы директоры Ринат Ситдыйков, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов белән узган әңгәмә барышында Марсель Таһиров районда әлеге спорт төрен активлаштыруның мөһимлеген билгеләп үтте. Татарстанлылар өчен көрәш спорт тормышының өстенлекле юнәлешләренең берсе булып калырга тиеш, дип билгеләп үтте ул. Район башлыгы, үз чиратында, мәсьәләнең шәхси контрольгә алыначагын һәм ел дәвамында кимчелекләргә һәм хәлне төзәтүгә карата җентекле анализ ясалачагын ассызыклады.

Сүз, аерым алганда, өлкәннәр спортын үстерү турында барды. Безнең районда көрәш белән Каразирек һәм Бәйрәкәдә шөгыльләнәләр. Алар - ТР, РФ һәм дөнья беренчелегендә үзләре турында белдергән 40тан артык көрәшче. Безнең бурыч - әлеге спорт төрен мәгариф учреждениеләренә кертү һәм вакыт узу белән районда үстерелгән көрәшчеләр белән ТР Чемпионаты дәрәҗәсенә чыгу.

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International