Арабыздан - лаеклылар

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлеше өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

 

Зәрия Зыязова, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Ташкичү авыл җирлеге Башкарма комитеты секретаре;

- Сайлауларны оештыруда күрсәткән хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау билгесе белән бүләкләнәләр:

- Ризидә Әхтәмова, 2804 нче участок сайлау комиссиясе (УСК) рәисе;

- Фирдәүсә Гыйльметдинова, 2803 нче УСК рәисе урынбасары.

 

 

Татарстан Республикасы сайлау системасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

- Фәния Миңнегулова, 2813нче УСК рәисе.

 

2021 елның 19 сентябрендә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны әзерләү һәм үткәрү буенча актив һәм нәтиҗәле эше өчен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде:

- Лиана Шәрифуллина, 2821 нче УСК рәисе;

Намуслы хезмәте, югары профессионализмы һәм команда-штаб өйрәнүләрендә уңышлы катнашканы өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде:

- Айгөл Магамедова, Ютазы районы сәүдә һәм туклану коткару хезмәте җитәкчесе -Ютазы районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы

Намуслы хезмәте һәм Ютазы муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Икътисад министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде:

- Наталья Шмуровец, муниципаль заказ буенча сектор мөдире;

Аерым казанышлары һәм районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе өчен «Ютазы муниципаль районына 30 ел» медале белән бүләкләнәләр:

- Илмира Абдуллина, Ютазы районында клиентлар хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында);

- Нияз Биктимеров, шәхси эшмәкәр;

- Равил Гарипов, «Теплосервис» МУП директоры;

- Салават МөхәммәтовЮтазы муниципаль районында , "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры;

- Зәрия Рәшитова, социаль яклау бүлеге начальнигы

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International