Ютазылылар үзмәшгульлекне теркәгәндә дәүләттән ун мең сум акча алырга мөмкин

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Россия гражданнарының билгеле бер категориясе дәүләттән өстәмә акча алуга дәгъва итә ала. Акча билгеле бер шартларны үтәгәндә барлык гражданнарга да исәпләнә, дип хәбәр итә solenka.info.

 

Сүз үзмәшгуль затлар сыйфатында теркәлгән гражданнар өчен түләүләр турында бара, мондый статусны бизнес вәкилләре дә, үз фатирларын арендага бирүче гади гражданнар да ала ала. Үзмәшгуль булган россиялеләр ун мең сум күләмендә салым чигерелүеннән акча алу мөмкинлегенә ия.

 

Акчалар автомат рәвештә исәпләнә, ләкин алар максатчан булганлыктан, алынган табышка салым түләгәндә салым ставкасын киметүгә тотылачак.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International