Урыссу табиблары күчмә кабул итү уздыра

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

Бу атнада Урыссу үзәк район хастаханәсе докторлары үз участокларына беркетелгән авылларда яши торган 65 яшьлек һәм өлкән кешеләрне күчмә кабул итә.
Әлеге чара өлкән буынга профилактик медицина карау һәм диспансерлаштыру уздыру турында федераль программа нигезендә оештырыла. Пациентлар янына медицина хезмәткәрләрен “Демография” милли проектның “Өлкән буын” федераль проект кысасында район социаль яклау хезмәтенә бүлеп бирелгән автотранспорт йөртә.
Дүшәмбе көнне Димтамак авылында участок табиб-терапевты Лилия Кәлимуллина 13 пациентның йортына барып кабул итсә, кичә участок табиб-терапевты Гөлирә Низамова Байлар авылында булды. Докторлар пенсионерларның кан басымын, сатурациясен үлчәде, анализга кан алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International