Район җитәкчелегенең, хезмәт һәм бүлек җитәкчеләренең үзара салым буенча оештырылган халык белән очрашулары дәвам итә.
Аның чираттагысы Кәрәкәшле авылында узды. Авыл җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев бу елда үзара салым акчасына башкарылган эшләр, киләсе елда хәл ителәсе бурычлар белән таныштырды.
Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин җыелучыларга районда программалар нигезендә үтәлгән эшләр турында мәгълүмат бирде.
Җыенда халык үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алды. Шулай ук бу көнне район, җирлек үсешенә керткән өлешләре өчен, Кәрәкәшле җирлегендә яшәүче фидакарь хезмәткәрләргә, авылның иҗтимагый тормышында актив катнашучыларга “Ютазы муниципаль районына 30 ел” медале тапшырылды.