Шушы көннәрдә район башлыгы Аяз Шәфигуллин җитәкчелегендәге комиссия Урыссу поселогы учреждениеләренең, кибетләренең, даруханәләренең һәм предприятиеләренең Яңа елга бизәлешен карап йөрде.
Биналар һәм территорияләрнең иң яхшы Яңа ел алды бизәлешенә муниципаль конкурска нәтиҗәләр узып баручы ел азагында ясалачак. Ә комиссия әгъзалары әле җитәкчеләрнең кимчелекләрне төзәтүләре өчен эшләп җиткермәүләрне аларга җиткерде. Гомумән алганда, Урыссу поселогы кичке вакытта төрле төстәге утлар белән балкый. Хәтта сәүдә нокталары да, сатып алучыларны чакырып, үз тәрәзәләреннән гирлянда пәрдәләре белән “күз кыса”. Балалар бакчалары инде ул, гомумән, үзенчәлекле әкият дөньясы, гүя аларда тере Кыш бабай белән Кар кызы килеп чыгар сыман. Учреждениеләр хезмәткәрләре дә, Урыссу төзекләндерү предприятиесе дә тырышканнар. «Электросоединитель» акционерлык җәмгыяте Яңа ел бизәлеше мәсьәләсенә һәрвакыттагыча җитди караган. Ә менә бу мәсьәләдә еллар буе алдынгылык тоткан химия заводы элеккеге позицияләреннән чигенгән.
Комиссия маршруты үзәккә генә түгел, ә Урыссу поселогы читендәге урыннарага да кагылды. Бәйрәм бизәлешен даими инкяр итүчеләргә туктап тормыйча, Яңа ел иллюминацияләре турында сөйләгәндә, яңалыкларны билгеләп үтмичә булмый. Матур чишелешләр шактый. Шулай да район башлыгы бер генә җитәкче дә бу мәсьәләгә җиңел карарга тиеш түгел, дигән ышаныч белдерде. Чөнки яшәү тирәлеге аңны формалаштыра, ә аң кешенең алдагы юлын билгели. Узып баручы ел гади генә ел булмады - аномаль эсселек тә, барысын да киеренкелектә тоткан яңа вирус та...
Үзебезгә яхшы кәеф тудырып, без яңа башланган елда эшкә, үзебез белән булачак яхшы вакыйгаларга өметләнәбез. Кышкы таулар, әкият персонажлары, аллы-гөлле утлар, балалар көлүе, өлкәннәр елмаюы, яңа парклар, скверлар, яшь агачлар, музыка, җыр яңгыравы, кышкы күңел ачулар... Бездә Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә парлап та, балалар, үзебезгә килгән кунаклар белән дә барырлык урыннар бар. Һәм бу бик күңелле!
Конкурс нәтиҗәләре - соңрак.
Роза Әхмәдиева