Урыссу балалары өчен фән һәм технологияләр елына багышланган "Күңелле фәннәр" квест-уены узды

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

15 декабрь көнне Үзәк китапханә һәм Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, яшьләр арасында мәдәни чараларны популярлаштыруга юнәлтелгән «Пушкин картасы» проекты кысаларында, Фән һәм технологияләр елына багышланган «Күңелле фәннәр” дип аталган квест-уен үткәрделәр.

 

Уенда 2 команда катнашты. Маршрут битләре ярдәмендә квест-уенның кайда башланачагын, кайда тәмамланачагын билгеләделәр. Уенда катнашучылар 3 станция буенча төрле биремнәр үтәделәр: “Әдәби”, “Химик”, “Тормыш иминлеге нигезләре". «Химия» станциясендә гади химик тәҗрибәләр үткәрелде. Уен ярдәмендә балалар Россия фәне тарихы, шулай ук кызыклы фәнни фактлар турында белделәр.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International