Яссытугай авылында туып-үскән Зәкәрия Мотыйгулла улы, сәламәтлеге белән бәйле кайбер кыенлыкларга карамастан, күңел күтәренкелеген югалтмый.
- Минем балачак хатирәләрендә мондый вакыйгалар күз алдына килә, - дип сөйли Зәкәрия Хөснуллин, - менә әти кәҗә сава, алар бездә өч баш иде. Кич белән гармун көйли, скрипка ясый һәм аларны сата. Шуңа күрә акчага интектек дип әйтә алмыйм. Бу һөнәрне каян һәм кемнән өйрәнгәнендер, белмим. Әни Бәйрәкә авылында туып-үскән. Әти-әниләр башта Иске Урыссу авылында яшәгән. Күрәсең, җир кытлыгы аларны Яссытугайга күчәргә мәҗбүр иткәндер.
Юбилярыбыз Яссытугайда башлангыч мәктәпне тәмамлаган.
- Бишенче һәм алтынчы сыйныфларны Мин Ютазы мәктәбендә укыдым, - дип дәвам итә тантана сәбәпчесе. - Җәяү йөрдек. Бураннардан курыкмадык. Анда таллар үсә иде – ни дисәң дә ышык. Ә “Ворошилов”ка барып җитсәң, мәктәп ерак түгел инде. Мәктәп директоры - Сания апа. Ул җигүле атта йөри. Ә мин кечкенәдән атлар яраттым, аларны җигә белә идем. Менә миңа даими рәвештә директор биясен җигәргә туры килде. Әмма парта артында озак утырырга туры килмәде. Бригадир Габидулла абзый мәктәпкә килде. Шулай-шулай, колхозда эшләргә кеше юк, ди. Берни эшләр хәл юк. Иртә өлгерергә туры килде. Ат караучы булып эшләдем, тайлар тәрбияләдем. Ат дисәң хәтере калыр, әйбәтләрен фронтка алдылар инде. Үгезләр белән җир сөрдек. Дүрт үгез җигәбез, үзләре ач. Берсе хәлсезләнеп егылса, икенчеләре дә басып тора, алга бармый. Егылганын берничек тә торгызып булмый. Аннары, хәлсез үгезләр ашаудан да баш тарта бит әле. Минем яраткан Айтуды кушаматлы атым бар иде. Без аның белән Сабан туенда беренче урынны алдык. Колхоз рәисе Гали Фәрхетдинов миңа бүләк итеп 16 килограмм он тапшырды.
Ачлык булуга карамастан, безгә, колхозчыларга төшке аш ашаталар иде. Авылда Зариф бабай бар иде. Аның хатыны, без аны абыстай дип йөртә идек, безгә төшке аш – шулпа, ботка, изгән бәрәңге пешереп тора иде. Яхшы ашаттылар, эшләргә хәл җитте.
- Кайда ашаттылар, үз өйләрендә мени? – дип сорыйм ветераннан.
- Бәй, кайда тагын? Урамда түгел бит инде! – дип гаҗәпләнә ул.
Басуда, колхоз ашханәсендә дә дә булырга мөмкин бит дип уйлыйм үзем, тик дәшмим әле, мин әйтәм, акыллырак күренермен.
Ә гомумән алганда, Зәкәрия ага шаяртырга, җырларга ярата (күрәсең, әтисеннән күчкәндер). Гомер буе гармунчы булган, хәзер генә менә бармаклар тыңламый, ди. Ә тагын ул чисталык сөя. Бәлки, бу сыйфаты армиядә хезмәт итүдән киләдер – хезмәтне ул Ленинград өлкәсендә узган. Ә бәлки хатыны тәрбияләгәндер. Кызганыч, тормыш юлдашын җирләгәнгә дә 20 ел узган инде. Моңа кадәр алар Ютазыда яшәгән. Кызы Розалия гаиләсе белән Җәлилгә барып төпләнгән. Юбилярның хезмәт юлы заготконтора, автотранспорт хуҗалыгы, элеватор белән бәйле. 30 еллык машина йөртүче стажым бар, бер генә авария дә, юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу да булмады, ди мәкаләбез герое. Пенсиягә Ютазы элеваторыннан чыккан.
Зәкәрия Хөснуллинны юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов һәм район ветераннар советы рәисе Владимир Петров килделәр. Ул якыннары һәм туганнары даирәсендә котлаулар һәм бүләкләр, изге теләкләр һәм елмаюлар кабул итте.
Роза Әхмәдиева