16 декабрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә коррекция интернат - мәктәбенең 6-9 сыйныф укучылары өчен "Яңа ел бүләге» дигән мастер-класс үткәрелде.
Яңа ел - кул эшләре өчен иң кулай вакыт. Һәркем Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан йортны үзенчә бизи, әмма соңгы вакытта үз куллары белән ясалган бизәү уенчыклары популярлаша бара.
Китапханәче Кадрия Заһретдинова балаларга Яңа ел уенчыклары ясау һәм алар белән чыршы бизәү традициясенең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Бу балалар өчен кызыклы шөгыль булды. Бу көнне балалар үз куллары белән чыршы уенчыклары ясау белән бик теләп шөгыльләнделәр. Кулдан ясалган уенчыклары барысының да төрле һәм кабатланмас килеп чыкты.
Иҗади эш вакытында балалар Яңа ел бәйрәмнәре турында сөйләштеләр һәм аларны нинди бүләкләр көткәнен күз алдына китерделәр, бер-берсе белән бәйрәмнәргә планнары белән уртаклаштылар. Һәркем үзенең уенчыгын яңа ел чыршысына элеп кую өчен өенә алды.