Яссытугай авылында яшәүче Сәлимә һәм Мөслим Йосыповлар алтын туйларын билгеләп үтәләр

2021 елның 18 декабре, шимбә

Бәхет нигезе - сабырлыкта...

Бу Сәлимә Мөгътәсим кызы һәм Мөслим Ибраһим улы Йосыповларның тормыш кагыйдәләренең берсе.

Сәлимә апа белән Мөслим ага Яссытугай авылында туып-үскән. Шаян,  хезмәт сөючән егеткә күп кенә кызлар күз салгандыр, тик аның күңеленә клубта эшләүче һәм моңлы җырлар башкаручы Сәлимә хуш килә. Менә инде биш дистә ел гомер алар бергә, иңгә-иң куеп тормыш буйлап атлыйлар.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International