Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "Татарстан Республикасының Гаилә фермерлык династиясе" республика конкурсы игълан итә

2021 елның 18 декабре, шимбә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян (фермер) хуҗалыклары арасында «Татарстан Республикасының Гаилә фермерлык династиясе» республика конкурсын уздыру турында игълан итә.

- КФХ әгъзалары һәм даими хезмәткәрләр саны (КФХның һәр әгъзасы һәм даими хезмәткәр өчен 1 балл);

 

- гаилә фермер династиясе шәхси эшмәкәрләренең дәүләт реестрында теркәлүнең гомуми вакыты (һәр ел өчен 1 балл).

 

Шунысы мөһим: КФХның салымнар буенча бурычлары булмаска тиеш.

Гаризалар һәм документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан ш., Федосеевская ур., 36 йорт, 3 кат, 309 кабинет.

 

Документлар һәм гаризалар 2021 елның 16 декабреннән 2022 елның 20 гыйнварына кадәр кабул ителә. Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

Премия бирү тәртибе һәм документлар рәвешләре турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының agro.tatarstan.ru/  рәсми сайтында , «Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр» бүлегендә, алга таба -  «Гаилә фермерлык династиясе» бүлекчәсендә урнаштырыла.

 

http://yutazy.ru/

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International