Ютазы районы полиция бүлеге хезмәткәрләре 2021 елның 20 декабрендә Урыссу-Октябрьский автоюлының 3 километры буенча рейд үткәрделәр. Рейдның максаты - юл-транспорт һәлакәтләренең авырлыгына йогынты ясый торган юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау һәм булдырмау, һава шартлары начараю сәбәпле, юл хәрәкәтен контрольдә тоту. Әлеге участок транспорт чараларының югары үтүчәнлеге белән характерлана, чөнки Татарстан Республикасын һәм Башкортостанны тоташтыра.
Полиция хезмәткәрләре тарафыннан 67 автомашина тикшерелде, 3 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды, шуларның 2се – укып булмый торган дәүләт теркәү билгеләре булган автомобиль белән идарә иткән өчен. Җиде яшькә кадәрге баланы балалар өчен махсус җайланмасыз йөртүче ачыкланган.
Хөрмәтле район халкы, машина йөртүченең исерек хәлдә, яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән транспорт чарасы белән идарә итүенең шаһиты булсагыз, әлеге мәгълүматны 2-66-02 телефоны буенча Ютазы районы эчке эшләр бүлегенең кизү бүлегенә хәбәр итә аласыз.