Васильевода СССРның спорт мастеры Әнәс Габдулла улы Шәрәфетдинов истәлегенә багышланган самбо буенча ачык республика турниры булып узды.
Турнир 17-19 декабрьдә өч көн барды.
Катнашучыларның географиясе киң иде, җиңү өчен 350 яшь спортчы көч сынашты. Бу Свердловск өлкәсе, Самара, Киров, Марий Эл, Васильево, Чувашстан, Башкортстан һәм Татарстан. Турнирда Ютазы егетләре дә катнашты. Безнең команданың берсе мактау пьедесталына күтәрелә алды. Ютазы егете Әмир Камалетдинов мактаулы икенче урынны алды! Сәгыйть Ярковка бронза медаль алуга бер адым калды.
Безнең спортчыларны котлыйбыз! Сезгә киләчәктә дә уңышлар телибез.