Алкоголь һәм аның суррогатлары белән агулануларны кисәтү буенча ункөнлек

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

Урыссу үзәк район хастаханәсе мәгълүматларына караганда, агымдагы елда этил спирты белән агулану нәтиҗәсендә ике үлем очрагы теркәлгән.
21 декабрьдән 30 декабрьгә кадәр «Алкоголь һәм аның суррогатлары белән агулануларны кисәтү» буенча ункөнлек уза. «Юкка гына бу чара озакка сузыла торган Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан үткәрелми, чөнки нәкъ менә шул чорда кешеләрнең «идән» астында җитештерелгән алкоголь эчемлекләре белән агулану очраклары бермә-бер арта», - дип билгеләп үтте Урыссу үзәк район хастаханәсе белгечләре.
Алкоголь суррогатлары, кагыйдә буларак, арзанрак тора һәм аларны юнәтү дә әлләни кыен түгел. Суррогатлар исе һәм төсе белән аерылып тора. Аларның организмга йогынтысы түбәндәгечә: барысы да эмоциональ һәм физик дәрәҗәдә гәүдә ярсуыннан башлана. Кешенең күзләре ялтырый башлый һәм активлыгы арта. Бераздан интоксикация билгеләре күренә: тире агара, йөрәк тибеше ешая, авыз кибә, ә күзләре киңәя. Теле көрмәкләнә, сөйләмне аңлау кыенлаша, игътибар таркала.
Сулыш алуы бозылу һәм йөрәк тибеше акрынаюы ачыкланган очракта, «ашыгыч ярдәм» килгәнче ясалма сулыш һәм йөрәккә массаж ясарга кирәк. Әгәр кеше аңың югалта икән, аның ашказанын юдырырга ярамый, чөнки ул тончыгырга мөмкин. Мондый очракларда бу процедураны квалификацияле медиклар гына эшли ала.
Этил спирты белән интоксикацияләнгәндә күрү сәләте югалу ихтималы зур, һәм аны торгызу мөмкин түгел. Этиленгликоль бөерләрнең «эшен» туктата, нәтиҗәдә кеше вафат була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International