Сәнәгать предприятиеләре һәм бюджет оешмалары арасында ел саен уза торган район спартакиадасы “Олимп” спорт комплексында йөзүдән һәм волейболдан башланды. Спорт чарасында сәнәгать предприятиеләре коллективлары белән беррәттән безнең Урыссу үзәк район хастаханәсе коллективы да катнаша.
Шимбә көнне йөзү буенча ярышлар ирекле стильдә эстафета формасында узды. Табиб Георгий Кошелев, шәфкать туташлары Айгөл Нәфыйкова, Наталья Евсеева һәм массажчы Марат Гыйльметдиновтан торган Урыссу үзәк район хастаханәсе йөзүчеләре мактаулы беренче урынга чыкты. Якшәмбе көнне волейбол мәйданчыгында безнең команда уенчылары “Волма-Әбсәләм”, Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты, “Электросоединитель” заводы, район мәгариф бүлеге командалары белән очрашты. Һәр команда көчле иде, табигый ки, беренче урын өчен уен кискен шартларда узды. Кызганычка, бу юлы фортуна безнең командага елмаймады – медиклар командасы дүртенче урынга калды.
Алга китеп шуны әйтергә кирәк, узып бара торган елның соңгы ялларында район спартакиадасын мини-футбол һәм өстәл теннисы дәвам итәчәк. Безнең командага яңа җиңүләр теләп калабыз!