Димтамак мәктәбе укучылары "Без төрле, әмма без - бердәм" Республика балалар иҗаты фестивале кысаларында үткәрелгән шигырь һәм рәсем бәйгесендә актив катнашканнары өчен бүләкләнде

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

Бүген Димтамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Татарстан-Яңа гасыр" Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Ютазы территориаль бүлеге рәисе Ямалетдинов Ә.Ә. һәм Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Мөхәммәтҗанова А. Ф. мәктәп укучыларын Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган "Без төрле, әмма без - бердәм" Республика балалар иҗаты фестивале кысаларында үткәрелгән шигырь һәм рәсем конкурсында актив катнашканнары өчен дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр. Укучылар бүләккә Татарстанның балалар иҗаты әсәрләре җыентыгын алдылар, анда аларның шигырьләре һәм рәсемнәре дә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International