Бөгелмә салым инспекциясенең мобиль офисы беренче вакытта кварталга бер яки ике тапкыр Ютазы районына киләчәк. Гыйнвар аенда Урыссу сәнәгать паркы базасында кабул итү планлаштырылган.
Бу хакта Ютазы авылында халык җыенында район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, салым инспекциясенең Ютазы, Лениногорск, Азнакай һәм Баулы районнарында территориаль бүлекләре бетерелүгә бәйле рәвештә, салым хезмәте хезмәтләре онлайн-режимда, ягъни салым түләүчеләрнең шәхси кабинетлары аша эшләячәк. Цифрлаштыру әлеге эшчәнлек өлкәсенә дә кагылды, дип билгеләп үтте Светлана Самонина, Ютазы авыл җирлеге башлыгы игътибарын шәхси кабинетта эшләү мәсьәләсен хәл итүдә кешеләргә һәртөрле ярдәм күрсәтү кирәклегенә юнәлтте.
Җыен башында ук Ютазы авыл җирлеге башлыгы Рәис Галимов 2021 елда үзара салым буенча башкарылган эшләр турында доклад белән чыгыш ясады һәм 2022 елга куелган бурычларга тукталды. Җыенда катнашучылар башкарылган эшләрдән канәгать булуларын белдерделәр һәм төп категориядәге гражданнардан 400 сум үзара салым суммасы өчен тавыш бирделәр.