Капиталь ремонттан соң Мәдәният йортын ачу тантанасы үзара салым мәсьәләсе буенча халык җыены белән берлектә узды.
Башта шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңартылган мәдәният учагы якты, уңайлы һәм монысы да бик әһәмиятле, җылы . Әлбәттә, безнең артистлар - «Ютазы йолдызлары» халык бию ансамбле кызлары агач идәннең ныклыгын каты сынады. Идәннәргә, чынлап та тел-теш тидерерлек түгел, акустика, кирәгенчә! Район башлыгы Аяз Шәфигуллин бәйрәкәлеләрне әлеге шатлыклы вакыйга белән котлады һәм Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә мәдәният йорты буш тормас, дигән ышаныч белдерде. Ә район бүләге – биредә эшләүче фольклор коллективы өчен яңа баян. Биредә үк район башлыгы үз хезмәтләрендә аеруча зур уңышларга ирешкән, Бәйрәкә авылының иҗтимагый тормышында актив катнашкан яшәүчеләренә бүләкләр тапшырды.
Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина, «АгроМир» ҖЧҖнең финанс директоры Сирин Галиев та котлаулар һәм изге теләкләрен җиткерделәр.