2021 елның 20-31 декабрендә Татарстан Республикасында «Чыршы» оператив-профилактик чарасы узачак. Аның кысаларында ылыслы агачларны законсыз кисүне булдырмау максатыннан урман кишәрлекләрендә системалы патрульлек оештырылачак.
Исегезгә төшерәбез, урман агачларын законсыз кисү, зыян китерү яки агачларны үз белдегең белән казып алу гражданнарга – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр административ штраф салынуга китерә. Моннан тыш, законсыз кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак, бу әле киселгән агач токымына һәм аның үсү урынына, урманнарны саклау категориясенә бәйле.
Урман законнарын бозу фактлары турында 8-800-100-94-00, шулай ук ТР ДБУ «Урман-янгын үзәге» 8 (843) 221-37-95 региональ диспетчерлык хезмәте номеры буенча хәбәр итәргә мөмкин.
«Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Мөхәммәтханова Гөлнара Зөфәр кызы.