Хөрмәтле район халкы!

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 20 декабрьдә урыны белән кар, буран, секундына 20 метрга кадәр җил, бозлавык көтелә.

 

Хәзерге вакытта төбәк әһәмиятендәге юлларда 11 берәмлек техника эшли. Күпфатирлы йортлар ишегалларында дворниклар эшли. Беренче чиратта социаль мөһим объектларга – хастаханәгә, мәктәпләргә, балалар бакчаларына керү юллары чистартыла.

Шул ук вакытта районның юл хезмәте эшчеләренә юлларны һәм тротуарларны кардан һәм боздан чистарту өчен билгеле бер вакыт кирәк.

 

Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Юлларда чиктән тыш игътибарлы булыгыз! Сезне кискен тизлек алудан һәм тормоз тотулардан сакланырга, алда баручы транспортка кадәр куркынычсыз дистанцияне саклавыгызны сорыйбыз, күлләвекләр каршында тизлекне киметергә тырышыгыз.

Хөрмәтле җәяүлеләр! Тайгак урам буенча хәрәкәт иткәндә сездән, кискен хәрәкәтләрдән саклануыгызны, даими рәвештә аяк астына каравыгызны үтенәбез; әгәр тирә-юньгә карарга кирәк икән, моны хәрәкәт барышында эшләргә кирәкми  - тукталу яхшырак.

Һава шартларының начараюы сәбәпле, барлык хезмәтләр дә көчәйтелгән режимда тәүлек әйләнәсендә эшли.

 

Сабырлык күрсәтүегезне сорыйбыз!

Вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.

 

https://vk.com/urussu_official

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International