«Пушкин картасы» проекты кысаларында, 20 декабрь көнне Үзәк китапханә һәм Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Халыклар дуслыгы» дигән квест-уен үткәрделәр.
Укучылар «Туган тел», «Туган ягым», «Халык гореф-гадәтләре» тематик мәйданчыкларына бүленделәр һәм биремнәрне үтәделәр. Һәркем үзе өчен ниндидер яңалык ача һәм бик күп уңай эмоцияләр ала, тарих, мәдәният, телләр, халык риваятьләре буенча үз белемнәрен күрсәтә алды. Уен Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның этномәдәни күптөрлелеген саклау һәм үстерү, дуслык, үзара аңлашуны һәм милләтара татулыкны ныгыту эшендә ярдәм итү максатыннан үткәрелде.