Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Уңган савымчыны тормыш үзе билгели
2013 елның 1 июне, шимбә
че генә ел үзендә кабул итми.
Конкурсантларның күбесен сезнең хәбәрчегез танып белсә, ә укучы исемнәреннән белә. Алар барысы да үз өлкәләрендә тәҗрибәле осталар. Шуңа да карамастан, әлеге көч сынашуда алар бик теләп катнашалар.
- Чөнки бу бәйгедә катнашу безгә хезмәттәшләр белән аралашырга, тәҗрибә тупларга, башкалар ничек эшләвен күрергә һәм ял итәргә менә дигән мөмкинлек, - дип үз фикерләре белән уртаклаштылар “АгроМир” ҖЧҖ вәкилләре Фәһимә Сафина һәм Фәүзия Баязитова. – Моннан тыш, бәйгенең республика турына үтү ихтималы да туа.
Бәйгенең тантаналы өлешендә баш судья район авыл хуҗалыгы бүлегенең җитештерү-маркетинг буенча консультанты Марсель Зарипов элекке бәйгеләрдән үк билгеле булган максатлар һәм бурычлар белән таныштырды. Кайбер бүлекләргә кертелгән үзгәрешләрне искә алмасаң, алар элеккечә калган диярлек. Шулай итеп, теорияне белү белемнәре акрын гына практикага күчте. Шуны әйтергә кирәк, теорияне белмәсәң практикада гомумән бернигә дә ирешеп булмый. Ә технологияне белү иң беренче чиратта! Аппаратны сүтү һәм киредән җыю – ул автомат сүтеп җыюга тиң. Ике очракта да сүтергә була, ә менә җыюы... Дөрес итеп җыюдан синең уңышың тора. Әлеге төрдән “имтихан” тапшыручылар практикага күчтеләр. Монда хуҗалык җәйге лагеренда күптәннән инде “контактсыз” саву ысулы кулланыла – саву аппараты ярдәмендә сөт үткәргечләр аша танк-суыткычларга эләгә. Шуңа күрә бәйгедә “сөтнең чисталыгы” пункты “кирәк булмаганга” төшеп калдырылды.
Осеменаторлар, бүген көтүне үрчетү буенча технологлар дип йөртелүчеләрнең эшендә дә үз нечкәлекләре җитәрлек. Аларның белемнәреннән һәм осталыкларыннан терлекчелекнең киләчәге һәм артуы тора. Технологлар арасында иң нык белемне “Нәбиуллин” КФХдан Гөлшат Җәләева күрсәтте, ул 100 балл җыйды. Икенче урынны, 98 балл җыеп, Тукай исемендәге ҖЧҖдан Раушания Усманова яулады. Бары тик дүрт очкога гына калышып пьедесталның өченче баскычына “Кәрәкәшле” ҖЧҖдан Гүзәлия Гәрәева күтәрелде.
Машина белән савучы операторлар арасында “Гафиятов” КФХдан Әлфия Вәлиева лидерлык итте, икенче урында - “Нәбиуллин” КФХдан Ирина Погорелова, өченче урынны “АгроМир” ҖЧҖ савымчысы Рәмзия Камаева яулады.
Шунысы куанычлы, ярышларда крестьян-фермерлык хуҗалыклар да катнаша башлады. Моны үз чыгышында Рөстәм Нуриев та билгеләп китте. Агымдагы елда узган бәйгегә “Әхмәтшин”, “Гафиятов”, “Тимербаев” крестьян-фермерлык хуҗалыкларыннан да белгечләр катнашты. Район башлыгы бик рәхәтләнеп җиңүчеләрнең кулларын кысты һәм алдагы елларда да аларны күрергә насыйп булсын, дип теләде.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы. Рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган кешеләргә түләүне бала карау буенча ял белән бер үк вакытта рәсмиләштерәләр. Ә менә эшләмәүче гражданнарга социаль фондка үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшләмичә бала тәрбияләүче гражданнар өчен пособие күләме аена 10 669,64 сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз